(Кукмара, 4 август, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмараның үзәкләштерелгән китапханәсендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Төзекләндерү өчен 18 миллион сумнан артык акча сарыф ителә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Азат Нәбиев җитәкчелегендәге „Домострой“ оешмасы егетләре 10 мартта эшкә тотындылар, ә инде август башларында төгәлләргә планлаштыралар. Мин аларның хезмәтеннән бик канәгать. Төзекләндерү 18 миллионнан күбрәк сумга төшә, 3 миллион 700 мең сумлык җиһаз (укучылар өчен ноутбуклар, проекторлар, стеллаж, өстәл һәм урындыклар) кайтачак», — ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Резидә Касыймова. Биредә төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган. Идән, түшәм, ишек-тәрәзәләр яңартылган, ут, су, канализация, җылылык системасы, янгын сигнализациясе — барысы да алыштырылган, бинаның тышкы ягы да бик матур итеп тышланган, видеокүзәтү җайланмалары куелган. Подвалны да читләп узмаганнар: идәннәр җәелеп, стена-түшәмнәре акшарланган. Бүгенге көндә төзүчеләр беренче каттагы идәнгә плитә түшәү белән мәшгуль. Шул ук вакытта ут кертү эшләре дә алып барыла.