(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Александр Суворов» теплоходында коронавирус инфекциясе таралуы ачыкланган, су транспортында Татарстаннан җиде кеше булган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Пассажирлар арасында Татарстан Республикасында яшәүчеләр дә бар. Бүген теплоходта пассажирлар юк. Анда экипаж әгъзалары тикшеренү уза. Экипаж да, теплоход та безнеке түгел», - дип искәртте спикер.
Авдонина әйтүенчә, теплоходта Татарстаннан җиде кеше булган, аларның барысы да – ял итүчеләр. Хәзер сәяхәтчеләр Татарстанга кайткан, алар яшәү урыны буенча медицина күзәтүе уза.
Шунысын да искәртик: 1 августта берничә экипаж әгъзасында коронавирус табылу сәбәпле, Түбән Новгородта «Александр Суворов» теплоходы тоткарланган. Барлык ял итүчеләрне дә автобусларда өйләренә озатканнар. Ике экипаж әгъзасын хастаханәгә китергәннәр. Тагын биш кеше – изоляциядә.
Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле «Александр Суворов» теплоходында сәяхәтләре өзелгән Татарстан туристларына компенсация түләнәчәк.