(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Федерация Советы диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең эштән бер көн азат ителү хокукын күздә тоткан законны хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 185.1 маддәсенә кертелә. Закон елга бер тапкыр диспансеризация узу өчен эш урынын һәм хезмәт хакын саклап, 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны бер көн эштән азат итүне күздә тота. Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.