(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте театрлардагы чараларда азык-төлек сатуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Чаралар вакытында (концерт, тамаша, спектакльләр) су һәм эчемлекләрдән тыш, азык - төлек продуктларын сату тыела», - диелә документта.
Шулай ук тамашачылар спектакль һәм концертларга битлекләрдә генә йөри алачак, диелгән документта.