(Яшел Үзән, 12 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән комлыгы янында Идел елгасында, Волжск шәһәрендәге «Ариада» балалар хоккей төркеменең 24 яшьлек тренерының гәүдәсе табылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, егетнең мәетен 6 май көнне 14 сәгать тирәләрендә табалар. Аны 4 майдан бирле эзлиләр.
Хәзер Марий Эл буенча эчке эшләр бүлегендә, имеш исерек хәлдәге тренерны полицейскийлар туктатмакчы булган, әмма ул алардан урманга кереп кача, соңыннан елгада батып үлгән, дигән хәбәрне тикшерәләр.