(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Видеоконференция элемтәсе режимында утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үзе үткәрде. Фикер алышуда илнең энергетика министры урынбасары Андрей Черезов та катнашты.
«Федераль башкарма хакимият органнарының Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнары белән Идел буе федераль округы регионнарының энергетика иминлеген тәэмин итү буенча хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы регионнарының энергетика иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын кабул итү күздә тотыла.
Татарстан Президентыннан тыш, утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.