(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Пермь краенда шагыйрә Кәүсәрия Нуруллинага 70 яшь тулды. Ул Чайковский шәһәрендә гомер итә. Юбилее уңаеннан, шагыйрә иҗатташ дусларын, укучыларын бәйрәм кичәсенә җыйды. Бу хакта Пермь краеннан журналист Җәүһәрия Габделхакова сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Кичәдә Кәүсәрия Нуруллинаның яңа чыккан «Йөрәгемдә хисләр ташкыны» исемле җыентыгы да тәкъдим ителде. Шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады.