(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Пермьдә нәфис гимнастика буенча «Кышкы бал» ачык беренчелек тәмамланды. Анда Бөгелмә гимнастлары җиңүгә иреште. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 270тән артык спортчы катнашты. Анда 4-9 яшьлек балалар ярышкан.
Бу ярышларда Бөгелмә шәһәрен тренерлар Анна Гамза һәм Маргарита Иксанова укучылары яклады.
Үз яшь төркемнәрендә Варвара Сикунова (2015 ел) һәм Арина Суханова (2010 ел) беренче урын алды. Алия Заһирова (2011 ел) өченче урынга чыкты.