(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Уфа шәһәрендә «2нче Татар якшәмбе мәктәбе» ндә быел өч яңа төркем эшли. Бу турыда татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйлфанова хәбәр итте.
Биредә балаларга татар телен өйрәтәләр. Дәресләрне 11.00-13.35 сәгатьләрдә Эльвира Гыйлфанова үзе алып бара.
«Журналистика» дәресен 13.35-15.35 сәгатьләрдә Ильдус Фазлутдинов укыта.
«Вокал» дәресе 13.35-15.35 сәгатьтә була. Аны Айдар Юнысов алып бара.
Бирегә ун яшьтән өлкәнрәк балаларны чакыралар. Кече яшьтәге балалар өчен «Татар халык мирасы» төркеме эшли. Анда дүрт яшьлек балалар да йөри ала.