(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Танылган телетапшырулар алып баручысы, журналист һәм Россия Президентына элеккеге кандидат Ксения Собчак җырчы Алсу белән бергә аның әтисе — Ралиф Сафинның туган җире булган Уяндык башкорт авылында булдылар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Авылда танылган кунакларны җыр-бию, чәк-чәк һәм башка сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Ксения белән Алсу түзеп тора алмады, җирле коллектив белән башкорт биюен биеде.
Башкортстанга Россиянең мәшһүр ике заты сәфәренең сәбәбе әлегә игълан ителми.