(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). «Татнефть» нефть һәм газ комплексын төзегән вакытта җитештерүнең экологик иминлегенә аерым игътибар биреләчәк. Бүген нефть компаниясенең директорлар советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шул хакта хәбәр иттеләр.
ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, утырыш ТР Хөкүмәте йортында узган, анда 2019 елның 10 аенда компания бюджеты үтәлешен караганнар, быелның декабре бюджетын раслаганнар.
«Чарада катнашучылар нефть һәм газ комплексы төзү проектын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңлады. Утырышта җитештерүнең куркынычсызлыгын тәэмин итә торган утильләштерү технологияләренә, ябык цикл режимындагы газсыман һәм сыек агымнарны чистартуга аерым игътибар бирелде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
«Татнефть» компаниясе нефть һәм газ комплексы төзү планнары хакында хәбәр иткән иде инде. Биредә иярчен нефть газлары Европаның иң яңа технологиясе буенча эшкәртеләчәк. Комплексны төзү Әлмәт районы икътисадына 80 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәргә, 4,1 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Утырышта Рөстәм Миңнехановка 2020 елга «Эзләү һәм Табу» бизнес-юнәлешенең күрсәткечләре белән таныштырдылар. «Татнефть» киләсе елда «ОПЕК+» килешүе кысаларында 29,5 миллион тонна нефть чыгарырга ниятли. Шуның белән бергә, нефтьчеләр тарафыннан өстәмә сценарий да формалаштырылган. Ул чикләүләрне гамәлдән чыгарган очракта нефть чыгару күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.