(Кукмара, 27 ноябрь, «Татар-информ»», «Хезмәт даны», Минзәлия Әһлиуллина). Кукмараның Байлангар авылындагы Әһлиуллиннар гаиләсендә «Каз өмәсе» узды. Авылда борынгы гореф-гадәтләр сакланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Шушы көннәрдә мәдәният йортының «Ак калфак» оешмасына йөрүче уңган ханымнары, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп: «Бүген бездә, дуслар, каз өмәсе, сагынырсыз, карап калыгыз…» дип, җырлар җырлый-җырлый, барлык шартларын туры китереп, Әһлиуллиннар йортында «Каз өмәсе» уздырды.
Авылның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсәвия Нуриева алга таба да авылларда маллар асрап, казлар үстереп, өмәгә күршеләр, дуслар, туганнар җыелып, матур итеп яшәргә, киләсе елга да каз өмәләрен дәвам итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде.
Өмә эшләре тәмамлангач, бәлеш ашадылар, каз маенда пешкән коймак белән чәй эчтеләр.