(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 ноябрь көнне, Кыргызстанның халыклар Ассамблеясендә беренче тапкыр чәкчәк бәйрәме узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
<~>Кунакларны тәмле чәкчәк, кызыклы концерт программасы, чәкчәк бәйгесе, ярминкә, татар милли тәм-томнары белән чәй эчү программасы көтә.
<~>Бәйрәмгә 0700-97-99-99 номеры аша алдан теркәлү узарга кирәк.
<~>Чара Кыргызстан халыклар Ассамблеясенең актлар залында 14.00 сәгатьтә башлана.
<~>