Кырымтатар Мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев Ресул Велиляевны тоткарлау берничә сәбәп белән, шул исәптән, кырымтатар бизнесына басым, кырымтатарларның миллилегенә һөҗүм дә булырга мөмкин дип белдерә.
Белгечләр, рәсми рәвештә хәрби чыгымнар кимесә дә, Русия хәрби чыгымнарының бер өлешен рәсми күрсәтмичә хосусый ширкәтләр аша үткәрергә мөмкин ди.
Акулов белән хушлашу 3 май Петербур урамындагы Кариев театрында иртәнге 10да булачак дип хәбәр ителә.
2 май иртәсендә йөзләрчә кеше Әрмәнстан башкаласы Ереванны илнең төп һава аланы “Звартноц” белән тоташтыручы юлны япты.
Facebook үзенең кулланучыларына "тарихны сөртү" мөмкинлеген булдырырга җыена. Бу хакта компаниягә нигез салган Марк Цукерберг үз битендә белдерде.
Дагыстан хөкүмәте башлыгы Артем Здуновның Сабантуй оештыру ниятен социаль челтәрдә халык төрлечә бәяләде. Дагыстанга киткәнче Татарстанда икътисад министры булып эшләгән Здунов Махачкалада Беренче Көньяк Сабантуе оештыру турында күрсәтмә имзалаган иде. Бәйрәм 23 июньгә билгеләнгән.