27 апрель Бакчасарайда кырымтатар "Салачык" кафесын җирле прокурор таләбе буенча мәхкәмә карары белән ябылырга мәҗбүр иттеләр. Тентүләрдән соң тоткарланган Ресуль Велиляев һәм Али Бариевның кайда булуы билгесез.
Русиянең Россотрудинчество оешмасы ярдәмендә эшләп килүче Европа татарлары альянсы 27 апрельдә үзенең чираттагы утырышына Маҗарстан башкаласы Будапешт шәһәренә җыелды.
НАТО Русиядән янаган куркынычка каршы тору чараларын көчәйтергә җыена. Бу турыда Брюссельдә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары очрашуында журналистларга НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг белдерде.
Остазларны искә алу көнендә җирләнгән күренекле татар дин әһелләре рухына дога кылыначак.
25 апрель Казанда Урта гасыр татар тарихының билгеле булмаган битләрен ачкан, Алтын Урда, Болгар акча системын өйрәнгән күренекле галим Әзһәр Мөхәммәдиевне җирләделәр.
Төньяк Корея һәм Көньяк Корея инде быел ук солых килешүен имзаларга ниятли. Бу хакта Кореяара саммиты нәтиҗәсендә Ким Чын Ын белән Мун Чжэ Ин имзалаган декларациядә әйтелә.
Без, кешеләрне акыл нигъмәте белән баетып, барча мәхлуклардан өстен иткән Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә биниһая хәмед-сәнә, шөкраналарыбыз булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, барчабызга күркәм үрнәк булган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһү галәйһисәләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз […]
Казакъстанның Qazkom банкында мөштәрине казакъ телендә хезмәтләндерергә теләмәгәннәр. Мөштәри банктан гафу үтенүне таләп иткән.
Соңрак банк хезмәткәрләре мөштәри алдында гафу үтенгән.
30 апрельдә Мәскәүнең Академик Сахаров проспектында Telegramны томалауга каршы митингка шәһәр мэриясе рөхсәт биргән.
Русия президенты Владимир Путин 2020 елда Татарстан республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында фәрман имзалады. Фәрман инде гамәлгә керде.
Семейство крапивные насчитывает около 45 родов и около 850 видов растений. В основном это травы, реже кустарники или даже небольшие деревья, широко распространенные в тропиках. В России растет около 10 видов крапивы, но в основном встречаются 4 вида из рода: двудомная, жгучая, коноплевая, пикульниколистная. Неизменные спутники человека — растения мусорных мест — двудомная и жгучая […]
Все мы мечтаем похудеть, причем, не просто избавиться от лишнего веса, а стать стройными в рекордно короткие сроки. Многие стремятся узнать, существует ли специальные диеты для особо быстрого похудения, ведь бывают моменты, когда видимый результат нужен уже в течение нескольких дней (приближается торжество, нужно влезть в любимое платье, впереди летний отдых на море, и т.д.). […]
Казанда чираттагы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Оештыручылар быел анда өч меңләп кеше катнашты дип белдерә. Катнашучылар фикеренчә, бу чара татар телен музейда саклап калырга теләүчеләргә җавап булып тора.