Башкортстан мәгариф министрлыгы Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясеннән "башкорт" атамасы алына дигән хәбәрне кире кага. Бу турыда Азатлык соравына министрлыктан килгән җавап хатында белдерелә. Хатта "башкорт" сүзе кала диелгән.
Бу хакта карар Чаллы шәһәре "Азатлык” татар яшләре берлегенең чираттагы утырышында кабул ителде. Утырышта Русия президентын сайлауга карата Чаллы "Азатлык" берлеге исеменнән татар халкына мөрәҗәгать тә әзерләнде.
Русия тикшерү комитетының һәм эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәләре смартфоннарның яңа модельләреннән мәгълүматны алу өчен махсус җиһазлар кайтарткан.
Британия Русиянең 23 дипломатын илдән чыгарып җибәрәчәк. Бу хакта премьер-министр Тереза Мэй белдерде. Моннан тыш, ике ил арасында югары даирәләрдә элемтәләр өзеләчәк.
Башкортстанда күренекле диктор, радио һәм телевидение алып баручысы, Башкорстанның халык артисты Әхәт Мортазинны соңгы юлга озаталар. 60нчы яшенә якынлашкан Мортазин 13 март кичендә "Юлдаш" радиосында эшен тәмамлап чыккан һәм кич белән вафат булган диелә.
Шушы көннәрдә "Татполит" фикер үзәге эшли башлаячак. Ул татар элитасын тәрбияләүне максат итеп куя. Җәмгыятьтәге процессларны анализлау өлкәсендә эш алып барачак диелә.
Ангела Меркель дүртенче тапкыр Германия канцлеры вазифасына сайланды. 14 мартта Христиан-демократик берлек фиркасе лидеры намзәтен Бундестагның 364 депутаты хуплаган.
Уфада дүрт активист республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның урыныннан китүен таләп итеп ачлык тота. Дүртесендә дүрт төрле сәбәп.
Казанның Киров районы мәхкәмәсе 14 мартта "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовның эшен карады. Активист наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепле дип табылды һәм биш тәүлеккә административ сак астына алынды.
Башкортстанда күренекле диктор, радио һәм телевидение алып баручысы, Башкорстанның халык артисты Әхәт Мортазинны соңгы юлга озаталар. Ул 13 март кич 60нчы яшендә вафат булган.
Башкортстанда күренекле диктор, радио һәм телевидение алып баручысы, Башкорстанның халык артисты Әхәт Мортазинны соңгы юлга озаталар. Ул 13 март кич 60нчы яшендә вафат булган.
Демократ сенатор Роберт Менендес АКШ президенты Дональд Трампны Русияне террорчылыкка ярдәм итүче илләр исемлегенә кертү мәсьәләсен карарга чакырды. Бу Сергей Скрипальне агулау белән бәйле, диде.
Кембриджда 76 яшендә инглиз физигы, дөньяда иң танылган галимнәрнең берсе Стивен Һокинг вафат.
Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында музыка сәнгатенә багышланган утырыш узды. Сәнгать әһелләре акча җитмәүгә зарланса, продюсер Рифат Фәттахов дәүләт эшләргә комачауламасын иде дип үтенде.