"Новичок" агуын уйлап табучыларның берсе саналган, хәзерге вакытта АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов Сергей Скрипальне агулауга Русиянең генә катышы була ала дип саный. Лондон полициясе мәгълүматына караганда, Русиянең элекке күзләү офицерын агулау өчен нәкъ шул матдә кулланылган.
Русия президенты вазифасына КПРФтан тәкъдим ителгән эшмәкәр Павел Грудинин Казанда үз тарафдарлары белән очрашуда чыгыш ясап, урыс теле дә, татар теле дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел диде.
Яңа ачылган мөселман телеканалы сәясәттән ерак торачак. Кыерсытылган, төрмәгә утыртылган мөселманнар турында да күрсәтелмәячәк. Әмма "Хозур ТВ" ят дини агымнарга каршы көрәшәчәк, патриотик тәрбияне дә максат итеп куячак.
АКШ президенты Дональд Трамп Рекс Тиллерсонны дәүләт секретаре вазифасыннан алды. Аның урынына Үзәк күзләү идарәсе җитәкчесе Майк Помпео билгеләнде.
Башкортстанда Уфа районының Жуковский авыл биләмәсендә чүп эшкәртү корылмасы төзергә җыеналар. Инвестиция күләме 111,9 млн сум дип белдерелә.
Алтын Урда тарихын өйрәнгән белгечләр сериалда тарих бозылган, татарлар дошман итеп тасвирлана, аларга урыс дөньясында урын юклыгы сурәтләнә ди.
13 мартта Казанның Сибгать Хәким урамындагы бер йортта яшәүчеләрдән торган инициатив төркем Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Русия президентын сайлауда катнашудан баш тартабыз дип мөрәҗәгать тапшырды. Алар йортлары янында 18 катлы хосусый хастаханә төзүгә каршы.
Русия президентына намзәт Ксения Собчак "Беренче каналда" дебатлар вакытында Кырымны киләчәк буыннарга хәл итәргә туры киләчәк "бәлаләр һәм проблемнар чыганагы" дип атады.
Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе (килештерү мәхкәмәсе) "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.
Дүшәмбе АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон Британиядә Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауны "шаккатырлык хәл" дип атады. Аның фикеренчә, "моның артында Русиянең торуы күренә".
АКШның Вәкилләр пулатындагы демократларның өчтән ике өлешеннән артыгы Дональд Трампны Русиягә карата чикләүләр кертү турындагы былтыр җәй имзаланган канунны үтәп яңа чикләүләр кертергә чакыра. Югыйсә, алар тагын да кырысрак чикләүләр турында канун кабул итү белән яный.
Дүрт ел элек, 2014 елның 16 мартыда Кырымда Русиягә кушылу турында референдум узды. Шушы дүрт елда анда нинди үзгәрешләр булды? Кырымда яшәүче кырымтатарлар бу үзгәрешләрне ничек бәяли? Азатлык шул хакта сораштыру уздырды.
Дүрт ел элек, 2014 елның 16 мартыда Кырымда Русиягә кушылу турында референдум узды. Шушы дүрт елда анда нинди үзгәрешләр булды? Кырымда яшәүче кырымтатарлар бу үзгәрешләрне ничек бәяли? Азатлык шул хакта сораштыру уздырды.