Киевтагы ислам мәдәни үзәгендә тентү узуы күп кенә мөселманнарны борчуга салды. Бу Кырымнан Киевка күченгән мөселманнардан үч алу һәм монда ФСБ кулы уйнаган булырга мөмкин дип уйлаучылар да бар.
9 март Уфа читендәге "Дулкын" паркында Русия президентына намзәт Павел Грудининны яклап урам җыены узды. Анда иллегә якын кеше катнашты.
Көньян Кореяда кышкы Паралимпия уеннары башланды. Ачылыш тантанасы Пхенчхандагы Олимпиада стадионында узды.
9 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Әнәс Галиуллин вафат булган. Аны соңгы юлга озату 12 мартта узачак.
11 мартта Казанда Япониядәге Фукусима-1 атом электр станциясе казасының җиде еллыгына багышланган пикет узачак. Анда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы чыгыш та ясаячаклар.
Казан кирмәне янында Казансу елгасы буенда төзелешкә каршы ялгыз пикет узды. Активистлар шәһәрнең Гаврилов урамындагы күпкатлы торак комплексы төзелешенә каршы чыга. Алар бу урында парк булдыруны сорый.
АКШның элекке президенты Барак Обама Netflix ширкәте белән үзенең тапшыруын ачу турында сөйләшүләр алып бара. Бер тапшыруны экс-президентның хатыны Мишель Обама да алып барырга мөмкин дип фаразлана.
АКШ президенты Дональд Трамп Төньяк Корея президенты Ким Чен Ын белән очрашырга әзерлеген белдерде. Фаразларга караганда, сөйләшүләр алдагы ике ай эчендә узарга мөмкин.
Русиядә илне яраттыру технологияләре көчәя. Татарстан хөкүмәте дә бу сәясәткә кушылып русияле ватанпәрвәрлекне багачак координация шурасын төзеде. Галим Илшат Сәетов фикеренчә, Русия империячел дәүләттән милләтчел дәүләткә күчеш юлында.