Добавить новость
World News in Russian


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунаклар килде

Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкән яшьтәге дуслары белән очрашты. 

Казан дәүләт федераль университеты ректоры, бу төбәктән Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Илшат Гафуров инициативасы белән лицей укучыларының интернат-йортка бәйрәм концерты белән килүе матур традициягә әйләнде. Бу юлы да алар бүләккә җыр-биюләрдән торган эчтәлекле программа, ә күчтәнәчкә тәм-томнар тутырылган пакетлар алып килгән. 
- Кадерлеләребез безнең! Шулкадәр ияләштек сезгә, туганнарыбыз кебек якын кешеләребезгә әверелдегез. Бүген дә яныгызга килдек, укучыларыбыз чыгышы күңелегезгә хуш килер дип уйлыйм, - дип, өлкәннәрне директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Галина Боглаевская сәламләде. 
Сәләтле балалар һәм яшьләр күп шул хәзер, камилләшү өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Берсеннән-берсе чибәр, талантлы яшьләргә сокланып туймаслык. Лицейның “ЛиМоНад” ансамблендә дә әнә шундыйлар тупланган. Республика гына түгел, Халыкара конкурсларда да җиңә, лауреат һәм дипломант була алар. Ансамбльнең кечкенәләр һәм зурлар төркеме әби-бабайларга татар һәм рус телләрендә җырлар бүләк итте. “Өч баһадир” төркеме дә кимен куймады. Триога исемне дә җисеменә туры китереп сайлаганнар, берсеннән-берсе мәһабәт гәүдәле өч егеттән тора ул, берсе гитарада уйный. Апалы-сеңелле Полина һәм Александра саксофонда уйнап сокландырды. Композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән “Серле күзләр” көенә кушылып җырлыйсы килде. Яшьлекләрен күз алдыннан кичереп, эчтән генә моңланып утыручылар да булгандыр. Биючеләр дә өздерде генә - Адилә Галиәхмәтова белән Ирина Миннекәева татар халык биюен башкарды, Сәлимә Гарәфиева белән Артемий Денисов вальс әйләнде. Софья Шакирова белән Татьяна Захарова гадәти булмаган чыгышлары белән гаҗәпләндерде. Аларның берсе стакан белән өстәлгә сугып көй чыгарды, икенчесе җырлады. 
Яшьләрнең өлкән буын вәкилләрен кайгыртулары мактауга лаек күренеш. Сез бәйрәм саен, елга берничә тапкыр интернат-йортка килеп, әби-бабайларга шатлык бүләк итәсез. Укуыгызда уңышлар телим. Сезгә дә, лицей җитәкчелегенә дә, шундый инициатива белән чыккан Илшат Гафуровка да рәхмәт, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова. – Гомер көзен биредә үткәрүчеләр, сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Иң мөһиме – саулык һәм күңел тынычлыгы юлдаш булсын сезгә. Безнең арада озак еллар яшәгез әле, сафларыгыз сирәгәймәсен иде. 
Укучыларга әби-бабайлардан да ихлас теләкләр яңгырады. 
- Бик зур рәхмәт сезгә! Шулкадәр күңелләр ачылды, яшисе генә килеп тора. Гомерләрегез озын булсын, яхшы укырга язсын сезгә, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрегез. Безгә шулай тагын күп тапкырлар килегез, - диде Мансур абый Зарипов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus