Республика программасы ярдәмендә төзелгән яңа бинада урнашкан Соравыл китапханәсенең үз укучылары бар
Яңарыш чорының күренекле шәхесләренең берсе, Голландия галиме Эразм Роттердамский моннан бик күп еллар элек “Минем китапханәм кайда, Ватаным шунда” дигән гаҗәеп җөмлә әйткән һәм ул тора-бара канатлы фразага әверелгән. Гасырлар буена китапханәләр белем һәм мәгълүмат алу урыны булып саналган. Тормышыбызны интернет колачлап алуга карамастан, алар барыбер матур әдәбият һәм белем чыганагы булып кала бирә. Хәзер китапханәгә кеше йөрми инде дип уйласагыз, сезнең белән килешмим. Дөрес, аларның саны кимегәндер, ләкин китап уку культурасы һаман да яши әле.
Соравыл китапханәсенең дә үз укучылары бар. Ул Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча «Авыл клублары» республика программасы ярдәмендә төзелгән күпфункцияле үзәктә урнашкан. Анда олылар да, мәктәп укучылары да, студентлар да йөри. Биредә китапханәче булып дүртенче елын Валентина Сурнаева эшли. Шул ук вакытта хат ташучы да ул, Иске Тәрбитнең “Сәүдияр” фольклор ансамблендә чыгыш ясарга да өлгерә.
– Өлкәннәр арасында укырга яратучылар аеруча күп. Почта таратканда, китапханәгә килә алмаучыларның өйләренә китаплар да кертеп чыгам. Мәсәлән, 86 яшьлек Серафима Кузьминаның укымаган китабы, газета-журналы калмагандыр дисәм, ялгыш булмас, – диде Валентина Сурнаева. – Китапханәбезнең якты, иркен, җылы яңа бинага күчүенә мин генә түгел, укучыларыбыз да шатланды. Безгә шундый уңай шартлар тудырган җитәкчеләребезгә рәхмәт.
Китапханә фондында 5475 китап исәпләнә. Зур булмаган Соравыл өчен бай рухи мирас бу. Алар арасында энциклопедик характердагы, төрле даими басмалар, матур әдәбият һәм башка китаплар бар.