Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа проектка Зәй балалары да кушылды (фотолар)

Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-мәгариф проекты старт алды. Кече яшьтән үк баланы мәдәниятле, сәнгати кыйммәтләрне аңлаучы, рухи яктан бай, әдәбиятыбыз-мәдәниятыбыз тарихын белүче зыялы кешеләр итеп тәрбияләү  максатын үз эченә алган әлеге проектка безнең районның беренче сыйныф укучылары, педагоглар, әти-әниләр дә теләп кушылды. 

   “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип исемләнгән махсус басма беренчеләргә үзәк китапханәдә тантаналы төстә тапшырылды. Биредә үк балаларга әлеге көндәлекне алып бару тәртибе дә җентекләп аңлатылды. Анда балалар ата-аналары белән булган һәр мәдәният чарасын, истәлекле урыннарда булуларын теркәп барырга тиеш.

Проект кысаларында укучылар Казандагы истәлекле-тарихи урыннар турында мәгълүмат туплый. Көндәлектә республиканың мәдәният учаклары, музейлар адреслары, телефоннары бирелгән. Аларда булган балалар һәр чарада катнашуларын көндәлектә әлеге учреждениенең печате белән тамгалаттырырга, фотога төшәргә тиеш булалар. Интернет челтәрендә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”  дип исемләнгән махсус сайт та бар. Анда теркәлеп, балалар, әти-әниләр зыялы тормыш алып баруларын дәлилли алалар.

Әлеге проект буенча беренчеләр һәм ата-аналар арасында бәйге дә игълан ителә. Анда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтының иң актив кулланучы беренче сыйныф укучысы”, “Иң яхшы мәдәни көндәлек”, “Иң яхшы культуралы әти-әни” номинацияләре буенча 12 ноябрьдән 26 майга кадәр ике этапта конкурс оештырыла. Ә сайтта  теркәлеп актив эшләүче укучы беренче этап нәтиҗәсе буенча бу ел азагында ук билгеләнә. Иң-иңнәр Казанга Президент елкасына чакыру алачак. Икенче этап 2015 елның 1 гыйнварыннан 25 майга кадәр дәвам итә. Анда иң яхшы көндәлек алып баручы 147 укучы һәм иң актив 49 ата-ана билгеләнәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus