“Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә спорт хөкемдарларының Бөтенроссия уку-семинары уза. Анда чаңгы спорты буенча Россиянең барлык төбәкләреннән хөкемдарлар укый, киңәшә, фикерләшә. Зәйдә мондый семинарның беренче мәртәбә оештырылуы. Семинарда өч мәртәбә Олимпия, ундүрт мәртәбә Дөнья чемпионы, Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе дә катнаша.