Әлмәттә агуланучылар саны арткан
Районда узган атнада 5 агулану очрагы теркәлгән.
Бер кеше наркотик матдәләрдән агуланып медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Ике әлмәтле алкоголь эчемлекләрдән зыян күргән. Ә менә калганнар серкә эссенциясе эретмәсе эчеп агуланган. Үткән елның бу чорында ике кеше генә агуланган булган.