Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ләйсән Гимаеваны фанаты «эзәрлекли»

Җырчы Ләйсән Гимаеваны соңгы арада билгесез фанаты чәчәкләргә күмә башлаган. Сөенечле дә, көенечле дә вакыйга берничә тапкыр кабатланган инде.

Берсендә Ләйсәннәрнең фатирына курьер 101 ак роза чәчәгеннән торган бәйләм китерә. Эчендә хаты да була: “Ләйсән, мин сезнең кияүдә икәнегезне дә, ике кыз үстергәнегезне дә беләм. Сезнең сурәтне урамдагы реклама баннерларында күрдем. Кая карама, гел сез. Хәзер инде минем йөрәгемдә дә урын алдыгыз. Иҗатыгызга үлеп гашыйкмын”.


Курьер килгәндә, Ләйсән тормыш юлдашы Булат Бәйрәмов, кызлары Таңсылу, Зифа белән өйдә була. Чәчәк бәйләмен күрсәткәч, Булат: “Менә сиңа мә... Кая торганыңны да эзләп тапканнар фанатларың...” – дип кенә әйтеп куя.

Якынча 4 көннән соң, Ләйсәнне тагын бер сюрприз көтеп тора. Ул көнне Булат радиода эфирда була. Ләйсән исә балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына илтергә дип чыга. Машинасының капоты өстендә янә 101 розадан торган чәчәк бәйләмен күргәч, чын-чынлап аптырашта кала ул. Бу юлы инде ак түгел, кызыл розалар. Бәйләм эчендә хаты да була: “Ләйсән, мин сезгә гашыйк булдым. Бу розалар сезнең өчен”. Бу үҗәт фанатның җырчының машинасын эзләп табу факты Ләйсәнне инде тәмам сагаерга мәҗбүр итә!


Алга таба интрига куерганнан куера бара. Күпмедер вакыт үткәч, Ләйсәннең телефонына: “Чәчәкләрне ала алдыгызмы? Сезнең белән хәзер очрашырга мөмкинме?” - дип таныш булмаган номердан смс-хәбәр килә. Ләйсән исә хәбәргә каршы җавап җибәрә: “Чәчәкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Кем соң сез? Нишләп исемегезне язмыйсыз? Минем кияүдә булуымны белә торып, ни өчен мине очрашуга чакырасыз? Мин бернинди дә очрашуга килмим”. “Бик начар. Килә алмасагыз, мин сезнең белән барыбер күрешәчәкмен. Ничек дип сорамагыз. Сезнең сольный концертыгызга киләчәкмен”, - дип җавап бирә.

 

 

 

Инде хәзер бу вакыйгаларның ничек тәмамлануы, чәчәк хуҗасының кем икәнлеген беләсе генә калды.

 

Эльза Газизова.

 

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/38103.html

 

Фото intertat.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus