Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ат йөреше

Шу­шы көн­нәр­дә та­ныл­ган ба­ла­лар язу­чы­сы Рә­шит Бә­шәр­гә 65 яшь тул­ды.
Рә­шит Бә­шәр 1949 ел­ның 7нче ок­тяб­рен­дә Кук­ма­ра ра­йо­ны Янил авы­лын­да дөнь­я­га кил­гән. Кеч­ке­нә­дән ши­гырь­ләр яз­ган – бе­рен­че иҗат җи­меш­лә­ре «Яшь ле­нин­чы» га­зе­та­сын­да, «Ял­кын» жур­на­лын­да ба­сы­лып чык­кан. Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның та­тар фи­ло­ло­ги­я­се бү­ле­ген тә­мам­ла­ган. Хез­мәт юлын та­тар те­ле-әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы бу­лып баш­лап җи­бәр­сә дә, аңа әле баш­ка тар­мак­лар­да да хез­мәт ку­яр­га ту­ры кил­гән – Ле­ни­но­горск ти­мер-бе­тон җи­һаз­лар за­во­дын­да мас­тер, КА­МАЗ­да ин­же­нер-дис­пет­чер бу­лып эш­лә­гән. Кай­да гы­на бул­ма­сын, әдә­би­ят­тан чит­ләш­мә­гән – Рә­шит Бә­шәр 1985 ел­дан Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы. Эду­ард Ка­сый­мов, Са­җи­дә Сө­ләй­ма­но­ва, Аб­дул­ла Алиш исе­мен­дә­ге әдә­би бү­ләк­ләр ия­се. Та­тарс­тан ки­тап нәш­ри­я­тын­да һәм әдә­би жур­нал­лар­да аның дис­тә­лә­гән шигъ­ри җы­ен­тык­ла­ры һәм по­весть-хи­кә­я­лә­ре ба­сы­лып чык­кан.
Без Рә­шит ага­ны күр­кәм юби­лее бе­лән тәб­рик­ли­без һәм сез­нең игъ­ти­бар­га, ка­дер­ле уку­чы­ла­ры­быз, аның «Нә­ни ку­нак­лар» дип исем­лән­гән өр-яңа ки­та­бын­нан өр-яңа хи­кә­я­сен тәкъ­дим итә­без.

Ру­зил ка­ра­ва­тын­нан тор­ды да сте­на­да­гы сә­гать­кә ка­ра­ды – ва­кы­тын­да уян­ган. Юы­ну бүл­мә­се­нә ке­реп, би­тен, кул­ла­рын, му­е­нын юды, теш­лә­рен чис­тарт­ты, көз­ге кар­шы­на ба­сып, чә­чен та­ра­ды. Көз­ге­дән аңа тү­гә­рәк йөз­ле, коң­гырт күз­ле, сар­гылт чәч­ле, ап-ак теш­ле ма­лай ел­мая иде. Ру­зил баш бар­ма­гын тыр­пайт­ты да: «Во!» – дип куй­ды. Әни­се пөх­тә итеп үтүкләгән кара чал-барын, ­ак күл­мә­ген ки­де. Абый­сы Ра­мил бе­лән бер­гә чәй эч­те.
Ра­мил, спорт ки­ем­нә­рен алып, ста­ди­он­га ки­тәр­гә әзер­лән­де. Бү­ген ан­да яшь фут­бол­чы­лар уй­ный. Чы­гып ки­теш­ли, эне­се­нә:
– Җи­ңеп кайт! – ди­де һәм ку­лын суз­ды.
Ру­зил Ра­мил­нең учын ша­пыл­дат­ты:
– Син дә!
Руч­ка­сын, яшел тыш­лы дәф­тә­рен ку­лы­на то­тып, Ру­зил ишек тө­бе­нә ки­леп бас­ты. Бү­ген ул шах­мат клу­бын­да үт­кә­ре­лә­чәк ярыш­лар­да кат­на­ша. Дүр­тен­че раз­ряд­лы шах­мат­чы бу­лу өчен кө­рә­шә. Уз­ган ярыш­лар­да җы­ел­ган дүрт оч­ко­сы бар ин­де аның. Та­гын бер уен­да җиң­сә, баш­ка­ла­рын­да отыш­сыз уй­нау да җи­тә.
Шах­мат клу­бы ба­ла­лар бе­лән шыг­рым ту­лы иде. Икен­че кат­ка кү­тә­рел­де­ләр. Ру­зил сте­на­лар­га элен­гән дип­лом­нар­га, пы­я­ла шкаф­лар­да­гы ку­бок­лар­га кы­зы­гып ка­рап бар­ды. Шун­дый ку­бок аның бүл­мә­сен­дә дә тор­са, ул бик бә­хет­ле бу­лыр иде. Ярыш уза­чак бүл­мә яны­на ки­леп җит­кәч, әти­се тә­рә­зә янын­да­гы ди­ван­га уты­рып кал­ды, Ру­зил, кыю гы­на ат­лап, яп-як­ты бүл­мә­гә ки­леп кер­де. Тре­нер абый­сы­ның өс­тә­лен яшь шах­мат­чы­лар урап ал­ган иде.
– Исән­ме­сез!
– Исән­ме, За­һи­ров! Тре­нер өс­тә­лен­дә чә­чел­гән кә­газь­ләр­не тәр­тип­кә ки­тер­де дә: – Ива­нов! За­һи­ров! Өчен­че өс­тәл яны­на уты­ры­гыз! – дип, у­ры­нын­нан тор­ды. – Син, Ива­нов, ак­лар бе­лән уй­ный­сың, За­һи­ров – ка­ра­лар бе­лән!
Ива­нов Ру­зил­дән бер баш­ка озын­рак иде, бәл­ки, шу­ңа кү­рә­дер үзен эре тот­ты:
– Йо­кың туй­ды­мы, егет? – дип, өс­тән ас­ка ка­рап ал­ды.
– Әл­лә кай­чан тор­дым ин­де мин, – дип үр­тәл­де Ру­зил.
– Ни­чән­че­дә укый­сың?
– Бе­рен­че­дә.
– Фи! Әй­тәм аны...
Ива­нов уен­ны пеш­ка бе­лән баш­лап җи­бәр­де. Ру­зил дә ферзь ал­дын­да­гы пеш­ка­ны ал­га эт­те. Ива­нов фил­не ал­га­рак чы­га­рып бас­тыр­ды. Ру­зил эчен­нән ге­нә: «Җи­ңел ге­нә мат бир­мәк­че бу­ла­сың­мы?» – дип уй­ла­ды һәм шун­дук сак­лык ча­ра­сын күр­де: ко­роль ал­дын­да­гы пеш­ка­ны ал­га чы­гар­ды. Ива­нов күз­лә­рен челт-мелт йом­га­ла­ды: «Ка­ты чик­лә­век бу­гай бу!»
...Җи­де яшь­лек Ру­зил уни­ке яшь­лек Ива­нов­ны тел­сез кал­дыр­ды. Ме­нә си­ңа мә! Ива­нов мат ал­ды. Ру­зил көн­дә­ше­нең ку­лын кыс­ты һәм, тре­нер яны­на ки­леп:
– А­бый! Мин от­тым! – ди­де.
Тре­нер абый­сы бо­ры­ны мыш­кыл­да­ган Ива­нов­ны икен­че өс­тәл­гә кү­чер­де, За­һи­ров­ка бер оч­ко өс­тәп язып куй­ды.
Ру­зил та­гын ике уен уй­на­ды. По­чык бо­рын­лы Сә­лим­не ун йө­рү­дә җиң­гәч, Ру­зил өс­тә­ле яны­на кү­бә­ләк сы­ман ал­су бан­тик­лар так­кан Ал­су­ны утырт­ты­лар. Биг­рәк чая кыз бу­лып чык­ты ул. Ирен­нә­рен бө­реш­те­реп, бан­тик­ла­ры бе­лән уй­нап утыр­ган­дай ит­те дә, өч-дүрт тап­кыр шах бир­гән­нән соң:
– Мат! – дип, шо­ко­лад исе кил­гән учын ма­лай­га суз­ды.
Кыз­га от­ты­ру Ру­зил­нең кә­е­фен кыр­са да, ул әл­лә ни ап­ты­рап тор­ма­ды: дүр­тен­че раз­ряд алу өчен аның оч­ко­ла­ры җи­тә иде ин­де.
Тре­нер абый­сы, Ру­зил яны­на ки­леп:
– Мо­ло­дец, За­һи­ров! Ал­ты оч­коң җы­ел­ды. Дүр­тен­че раз­ряд­лы шах­мат­чы бул­дың! – дип кот­ла­ды.
Ма­лай­ның тү­бә­се күк­кә ти­де.
– Ки­лә­се ат­на­да өчен­че раз­рядны алу өчен уйный баш­лар­сың!
– Мин бү­ген үк уй­ныйм, абый..
Т­ре­нер ма­лай­га сы­нап ка­ра­ды:
– Ары­дың, егет. Бү­ген­гә җи­тәр.
– Юк. Бү­ген уй­ныйм.
Тре­нер ма­лай­ның үҗәт­ле­ген бе­лә иде ин­де. Буе ор­чык кы­на бул­са да, тот­кан җи­рен­нән өзә тор­ган ма­лай бу. Тре­нер Ру­зил­не күр­ше бүл­мә­гә алып кер­де һәм:
– Ярар, уй­на! Бу юлы йө­реш­лә­рең­не дәф­тә­ре­ңә язар­га ту­ры ки­лә­чәк. Көн­дә­шең­нең йө­реш­лә­рен дә тер­кәп бар. Өең­дә һәр уе­ның­ны ка­бат уй­нап, тик­ше­реп чы­гар­сың. Кай­да нин­ди ха­та җи­бә­рү­ең­не ачык­лар­сың... – ди­де һәм кар­шы өс­тәл янын­да ба­сып то­ру­чы озын ма­лай­га дәш­те: – Ил­дар, кил мон­да! За­һи­ров бе­лән уй­на!
Ил­дар бе­лән Ру­зил ур­так нә­ти­җә­гә уй­на­ды­лар. Ру­зил­нең бул­ган оч­ко­ла­ры­на та­гын яр­ты оч­ко өс­тәл­де.
Ко­ри­дор­га чы­гып, бе­раз ял итеп кер­гәч, Ру­зил­нең өс­тә­ле яны­на Са­ша ки­леп утыр­ды.
Уз­ган ярыш­лар­да Ру­зил Са­ша­ны ике тап­кыр от­кан иде ин­де, шу­ңа кү­рә ул ар­тык бор­чыл­ма­ды. Са­ша кул суз­гач, Ру­зил дә аңа кул бир­де. Уен баш­ла­нып кит­те.
Са­ша ферзь кар­шын­да­гы пеш­ка­ны ал­га эт­те. Ру­зил дә шул ук йө­реш­не ка­бат­ла­ды. Са­ша ферзь­не ал­га чы­гар­ды. Ру­зил, офи­цер кар­шын­да­гы пеш­ка­ны ал­га этеп, офи­цер өчен уен кы­ры­на чы­гу юлын ач­ты...
У­ен озак­ка су­зыл­ды. Уен кы­ры төр­ле-төр­ле фи­гу­ра­лар бе­лән чу­ар­лан­ды. Әле Ру­зил, әле Са­ша шах бир­де. Өс­тәл өс­те уен­нан чык­кан пеш­ка­лар, офи­цер, ат­лар бе­лән тул­ды. Озак тар­тыш­ты­лар. Ки­нәт Са­ша мат куй­ды. Кө­тел­мә­гән йө­реш­тән Ру­зил ке­че­рә­еп кал­ды, ни әй­тер­гә бел­мә­де. Са­ша бо­лай уй­нар дип уй­ла­ма­ган иде ул. «Ба­ры­бер җи­ңәр­мен!» дип баш­лан­ган уен җи­ңе­лү бе­лән тә­мам­лан­ды.
Тре­нер абый­сы Ру­зил­не ишек тө­бе­нә хәт­ле оза­та чык­ты. Аның әти­се­нә:
– Ты­рыш егет! Бул­ды­ра! – дип ел­май­ды да Ру­зил­нең ку­лын кыс­ты. – Раз­ряд­лы шах­мат­чы ­бу­лу­ың бе­лән кот­лыйм!
Әти­се дә:
– Мо­ло­дец, улым! – дип, ма­лай­ның чә­чен­нән ­йом­шак кы­на итеп сый­па­ды.
Мак­та­са­лар да, Ру­зил­нең кә­е­фе кы­рыл­ган иде. Соң­гы уен, дө­рес­рә­ге, от­ты­ру аңа ты­ныч­лык бир­мә­де. Ни­чек бул­ды соң бу?
Өй­гә кай­тып ял ит­кәч, Ру­зил бе­лән әти­се ка­бат шах­мат уй­нар­га утыр­ды­лар. Иң элек ма­лай мат ал­ган соң­гы уен­ның йө­реш­лә­рен тик­шер­де. Әти­се са­ры чәч­ле Са­ша бу­лып уй­на­ды. Дәф­тәр­гә тер­кә­леп бар­ган һәр йө­реш ка­бат йө­рел­де. Ни­һа­ять, Ру­зил җи­ңе­лү сә­бә­бен тап­ты: ул ат бе­лән ял­гыш йө­реш яса­ган.
– А­шык­кан­мын. Сул­га ки­тә­се урын­га уң­га кит­кән­мен, әти. Сул­га кит­кән бул­сам... Эх!
Ру­зил тө­шен­дә дә шах­мат­лар күр­де. Ел­га­да су эч­кән ат­ка ат­ла­нып ма­та­ша, имеш. Ат кеш­ни икән. Ма­лай, куе ял­га ябы­шып, ат­ның сыр­ты­на ук ме­нә һәм аны сул­га бор­мак­чы бу­ла, ә ат, ки­ре­лә­неп, уң­га ка­е­ра. Ма­лай – сул­га, ат – уң­га...
– Ни­гә ки­ре­лә­нә­сең? – дип со­рый ма­лай.
Ә ат, кеш­ни-кеш­ни:
– Ма­сай­дың бит, егет, үзең­не җиң­мәс­ләр дип­ уй­ла­дың, көн­дә­ше­ңә өс­тән ка­рый баш­ла­дың. Шу­ңа ­кү­рә мин, си­не тың­ла­мый­ча, уң­га кит­тем, – ди­ и­кән.
– Мин баш­ка алай эш­лә­мәм, һәр уен­га әзер­лә­нер­мен, һәр уен­чы­ны хөр­мәт итәр­мен! – дип ял­вар­ды ма­лай.
– Алай бул­са, мин һәм баш­ка фи­гу­ра­лар да си­нең бо­е­рык­ла­рың­ны үтәр­гә әзер. Си­ңа әле бик күп уен­нар уй­нар­га ту­ры ки­лә­чәк, Ру­зил! Чем­пи­он бу­лыр­сың! Әм­ма бир­гән сү­зең­не оныт­ма. Уен­нар­га ях­шы әзер­лән, көн­дәш­лә­рең­не хөр­мәт ит! – Шу­лай ди­де дә ат күз­дән югал­ды.
Ру­зил ат кеш­нә­гән та­выш­ка уя­нып кит­те. Әти­се бе­лән абый­сы те­ле­ви­зор ка­рап уты­ра­лар иде. Ру­зил те­ле­ви­зор­га ка­ра­ды. Эк­ран­да, баш­ла­рын чө­еп кеш­ни-кеш­ни, ат­лар ча­ба­лар икән.
Ма­лай тө­шен­дә күр­гән ат­ның сүз­лә­рен исе­нә тө­шер­де. Ат аңа: «Чем­пи­он бу­ла­чак­сың!» – дип әйт­те лә­ба­са. Аның өчен ай-һай күп ты­ры­ша­сы бар әле. Ма­са­ер­га гы­на яра­мый. Ру­зил тыл­сым­лы ат­ка бир­гән вәгъ­дә­сен та­гын ка­бат­ла­ды һәм, ни­һа­ять, ты­ныч­ла­нып йок­лап кит­те.

Татьяна Немцева рәсемнәре.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus