Мәрхәмәтле булыйк
Көз җитте. Бертуктамыйча яңгырлар ява. Күңелсез соры көннәр башланды. Үзәкләргә үтеп юеш салкын җил исә. Бу салкынча һава, кешеләрнең йөрәкләренә үтеп кереп, аларны битараф итте сыман. Алар үз мәшәкатьләренә чумып, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, тиз-тиз өйләренә ашыгалар. Ә бит безнең шәһәрдә кешеләрдән җылы мөнәсәбәт, ярдәм өмет итүче әбиләр, бабайлар шактый күп. Шуңа күрә без, «64нче прогимназия»нең 3Б сыйныфы укучылары, олыларны кайгыртырга, аларга ярдәм итәргә булдык. Безнең «Дуслык» тимурчылар отряды «Бер көнең дә игелек кылмыйча узмасын!» дигән девиз астында эшли. Без Өлкәннәр көнендә әбиләрне, бабайларны кунакка чакырдык, аларга матур концерт куйдык, күчтәнәчләр бирдек. Бәйрәм күңелле үтте. Килә алмаучыларны да онытмадык, өйләренә бардык, аларга булыштык, бәйрәм белән котлап бүләкләр бирдек. Өлкәннәр бик сөенделәр, безгә дә рәхәт булды.
Үзебезнең әби-бабаларыбыз турында да әйтеп үтәсебез килә. Олы яшьтә булуга карамастан, алар без уздыра торган чараларда актив катнашалар. Без алар белән бергә «Көз бүләкләре», «Минем әбием хезмәте» дигән акцияләр үткәрдек. Без әби-бабаларыбызга аларның безнең өчен бик кадерле булуларын күрсәтәбез, алар безгә намуслы, шәфкатьле булып үсәргә ярдәм итәләр.
Без барлык кешеләргә дә «Мәрхәмәтле булыгыз! Игелек кылсагыз, ул сезгә яхшылык булып кайтыр» – дип әйтәбез.