Әтием дә рульдә, әнием дә!
Минем әтием Илһам да, әнием Зөлфия дә машина йөртә беләләр. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтиләрдер, дип ышанам мин. Шуңа күрә, әтиемә дә, әниемә дә тыныч күңел белән утырып йөрим.
Әнием миңа да юл кагыйдәләре өйрәтә. Машинада барганда юл читендә очраган юл билгеләре турында аңлата. Аларны өйрәнү бик ошый инде миңа. Чөнки юлларда һәлакәтләр, күңелсезлекләр булмасын өчен бик күп кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу кагыйдәләрне без мәктәптә дә өйрәнәбез.
Шундый әти-әнием булганга мин горурланам. Без дә апам белән машина йөртергә хыялланабыз.