Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада 2015 елның капиталь ремонт программасына 79 йорт кертелгән

Алабуга районында 2015 елга капиталь ремонт программасына кертеләчәк йортлар исемлеген тутыра башладылар.

Узган елда гамәлгә кертелгән озак вакытлы программа ярдәмендә инде хәзер үк 2013-2043 елларда төзекләндереләчәк йортлар билгеле. Исемлек “Торак фондны мониторинглау” системасында булдырыла, йортларның техник характеристикасы исә әлеге системага электрон рәвештә кертелә. Монда төзекләндерүне тәмамлау елы, стеналарның нинди материалдан булуы, түбә, подвал һәм электр челтәрләренең торышы турында мәгълүмат туплана. Шушы мәгълүмат нигезендә йортның таушалганлык процентын программа үзе билгели, әлеге процент исә бу йортны капиталь ремонт программасына керткәндә төп фактор булып тора.

Йортны төзекләндерү өчен кирәкле акча да якынча билгеләнә.

– 2015 елга программа шулай төзелде, быел да без шуның буенча эшләдек, – дип аңлатты торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты директоры урынбасары Ольга Михайлова.

Киләсе елга Алабугада капиталь ремонт программасына барлыгы 79 йорт кертелде. Бүгенге көнгә исә йортта яшәүчеләр теләге буенча шуларның 43 генә калды. 

– Йорт милекчеләре программага кертелгән эшләрнең теге яки бу төрен башкару кирәк түгел, дип карар кабул иткәннәр икән, без аны исемлектән төшереп калдыра алабыз. Бу йортларда капремонт киләсе елларга планлаштырылачак. Йорт милекчеләре ремонттан баш тарту турында карар кабул итә һәм җыелыш беркетмәсе нигезендә без йортны программадан чыгарабыз, – ди Ольга Михайлова.     

Лифт җиһазларын куллану вакыты чыга торган йортлар да капремонт буенча озак вакытлы программага кертелә. Безнең шәһәрдә шундый ике йорт бар – Интернациональ урам, 8 һәм Тынычлык проспекты, 30. 

Киләсе елда программа шәһәрнең иске өлешендәге йортларны төзекләндерүгә юнәлдерелә. Бу йортларда түбә, фасад, канализация, салкын су һәм җылыту челтәрләрен яңарту күздә тотыла. Кайберләрендә кайнар су челтәрләрен яңарту һәм электромонтаж эшләре башкару да планлаштырыла.

Капиталь төзекләндерү программасы дүрт чыганактан финанслана. Болар – федераль, республика, җирле бюджетлар һәм йорт милекчеләренең акчалары.  

Ольга Михайлова әйтүенчә, ай саен коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә “Капиталь ремонт” графасы аерып күрсәтелә. Капремонт өчен без һәр квадрат метрдан биш сум түләп барабыз. Бу акчалар “Татарстан Республикасының ТКХ фонды” дип аталучы коммерциячел булмаган региональ оператор исәбенә туплана. Идарәче компанияләр аның белән килешү төзеде. Һәр квадрат метрдан биш сум исәбендә түләнгән акчалар Казанның торак-коммуналь фондына килә. Ремонт өчен кирәкле акчалар заявка буенча кире кайтарыла. Дөрес, бу юлы акчаны идарәче компания түгел, ә эшләрне башкаручы подряд оешмасы ала. 

– Милекчеләр түләгән һәр 1 сумга федераль һәм республика казнасыннан 2 сум 20 тиен өстәлә, – дип аңлатты безгә җитәкче.

Шулай итеп, региональ оператор белән килешү төзү нәтиҗәсендә район һәм шәһәр өстәмә керем ала.

Сүз уңаеннан, 2015 елдагы капиталь ремонт өчен әлегә 92,5 миллион сум акча бүленгән.

Быел Алабуга районында 30 йорт төзекләндерелсә дә, аларның барысы да әле тапшырылмаган. Бу эшләргә барлыгы 114 миллион сум акча сарыф ителгән.

Рәсемдә: Яр буе, 13 адресы буенча урнашкан йорт капиталь ремонт программасына кертелде.

Камилә КОТДУСОВА

 

Подпись к фото.

 

Яр буе, 13 адресы буенча урнашкан йорт капиталь ремонт программасына кертелде

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus