Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабуга музейлары "Сәнгать төне"нә чакыра

3 ноябрь көнне Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге алабугалыларны һәм шәһәребез кунакларын “Сәнгать төне”нә чакыра. Гадәти булмаган проект инде икенче ел рәттән гомумрәсәй акциясе кысаларында оештырыла.

Кичке сәгать алтыдан музей-ядкәрлекнең күргәзмәләр залында тамашачыны кызыклы программа көтә. Биредә “Казан Кремле” тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-ядкәрлеге тарафыннан Коръәнгә багышланган уникаль күргәзмә белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә гарәпчә язылган Коръәннең тарихи һәм кулдан язылган басмалары тупланган коллекция тәкъдим ителә.

Рәссам Чулпан Шәрифуллина каллиграфия буенча кызыклы дәрес үткәрәчәк. Бу дәрестә гарәп телендә үз исемеңне яки изге теләкләрне язарга өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, теләгән һәркем шунда ук мөселманча итеп яулык бәйләргә өйрәнә ала. Болар барысы – зур бер программаның бер өлеше генә.

Шәһәр тарихы музеенда кунакларны мастер-класска көтәләр, ә “Трактир” музей-театрда һәркем өчен үләннәрдән пешерелгән хуш исле чәй һәм милли ризыклар әзерләнә.

Шул ук кичне төн уртасына кадәр Марина Цветаеваның әдәби музее һәм Көмеш гасыр китапханәсе дә эшләячәк. Монда шигърият яратучылар өчен “Шигъри төн” программасы оештырыла.

Программа турында тулырак мәгълүматны elabuga.com сайтында һәм “ВКонтакте”дагы “ЕГМЗ – 25 лет с Елабугой» (http://vk.com/club65513949) группасында табарга була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus