Әлмәтлеләр “Безнең вакыт” республика телевизион фестиваленнән җиңү белән кайтты
Фестивальдә 17 команда, шул исәптән “Әлмәт торба заводы” ААҖ һәм “Татнефть” ААҖ командалары катнашты. 1 ноябрьдә эшләүче яшьләр Казанда гала-концертта чыгыш ясады.
Фестивальнең сайлап алу турлары сентябрь-октябрь айларында узды. Җиңүгә ирешкән командалар 29-31 октябрьдә суперфиналда көч сынашты. Әлмәттән катнашкан ике команда да призлы урынга ия булды. “Әлмәт торба заводы” ААҖ өченче урынга лаек булды. “Татнефть” ААҖ командасы икенче урынны яулады.