Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әдәби премия лауреатлары билгеле

Әлмәт театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең быелгы лауреатларын игълан иттеләр.

Әлеге мәртәбәгә Татарстанның ат- казанган сәнгать эшлеклесе, шагый- рә Эльмира Шәрифуллина, Татар- станның сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый премиясе иясе, драматург Да- нил Салихов һәм "Белое перо" ("Ак каурый") әдәби берләшмәсен оештырган   Наилә Ахунова лаек булды. Кызыксындыру премиясе "Миләш елы" китабы өчен Мөслимнән Роза Хә- бибуллинага, "Карт юкәләр яшь чә- чәктә" әсәре өчен Әгерҗедән Чыңгыз Мусинга һәм яшь каләм тибрәтүче Эльвира Һадиевага бирелде. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияне Казан федераль университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты һәм Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск уку йортларыннан 10 студент алачак.tc "Әлмәт театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең быелгы лауреатларын игълан иттеләр. "tc "Әдәби премия лауреатлары билгеле"

Йолдызлар күп, тик сирәге генә сүнгәннән соң да яктысын һәм җылысын саклый. 53 яшендә бакыйлыкка күчкән Саҗидә Сөләйманова шундый шәхес. Хәсән Туфан аны "татарның Ахматовасы" дип атаган. Шагыйрәнең 30 дан артык проза һәм шигырь җыентыкларына тупланган иҗаты рес- публикадан читтә дә билгеле. Бик күп шигырьләре халык яратып өлгергән җырлар булып яңгырый. Исеме Казан, Әлмәт, Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле район үзәкләрендәге урамнарга бирелгән. Саҗидә Сөләй- манованың шәхес һәм шагыйрә буларак олылыгын тануның тагын бер дәлиле - аның исемендәге әдәби бүләк. Үзе ерак, әмма бу йолдызның "көлтә булып нуры коела". 2006 елда "Татнефть" ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган премиягә шушы еллар эчендә  биш дистә язучы һәм шагыйрь лаек булган. Көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәп каләм тибрәтүчеләргә дип башланган эш соңгы елларда географиясен киңәйтте. Премия комиссиясендә хәзер бәхәсләр кызганнан-кыза. Бу хакта чыгышында "Татнефть"  акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Дәүләт Советы депутаты, "Рухият" фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдиев та ассызыклады.  

- Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең "бәясе" зур булмаса да, аның дәрәҗәсе югары. Ел саен бу мәртәбәгә 3 иҗатчы лаек була. Тагын 3 кешегә кызыксындыру премиясе бирелә. Бүген аңа лаек иҗатчылар күп, ә премия алырга те-ләүчеләр тагын да күбрәк, - диде ул.

Бәйрәмгә килүчеләрне сәлам-ләргә сәхнәгә күтәрелгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан республика иҗатчыларының һәр- даим игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте.

- Әдәбият кешене әхлаклы итеп тәрбияли.  Милләтебезне, халкыбызны тәрбияләүгә зур өлеш керткән, иҗатчыларның мөмкинлекләрен ачарга булышкан нефтьчеләргә рәхмәт, - дип белдерде Язучылар берлеге рәисе һәм республикадан читтә, башка төбәкләрдә иҗат итүчеләрнең безнекеләргә хәтта "кара" көнләшү белән каравын искәртте.

Иҗатка юл, танылу турында чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова да билгеләп үтте.

- Саҗидә апа Сөләйманова белеме буенча педагог һәм каләм тибрәтә башлаучыларга  һәрвакыт  хәерхаһлы  булды. Сез осталарны гына түгел, юл башында торган иҗатчыларны да бүләкләп, шагыйрәнең эшен дәвам итәсез, - диде хакимият вәкиле.

Яшьләр дә җавапсыз калмады. Премияне алар "ышаныч һәм тану бил- гесе, киләчәктә дә уку һәм иҗатны дәвам итү, төбәк, республика һәм ил  мәнфәгатьләренә хезмәт итү бурычы" дип кабул итә. 

 Ләйләгөл  МИНАЕВА
Лилия Седельникова фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus