Сәяси репрессия корбаннарын шәһәребезнең Хәтер мәйданында искә алдылар. Чарада район җитәкчелеге, министрлыклар ведомстволары һәм идарә башлыклары, сәяси репрессия корбаннары, хезмәт ветераннары, укучылар катнашты. Җыелганнар алдында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин репрессия корбаннары кулы белән илебездә завод-фабрикалар төзелүен, шунлыктан да аларны онытырга хакыбыз юклыгын ассызыклады.
Золым күреп һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, 2013 елда репрессия корбаннары истәлегенә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.