Кышкы вакытка күчәбез
26 октябрьдә, якшәмбе көнне, кышкы вакытка күчәбез.
Бу төнге икедә сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчереп башкарыла. Моңа кадәр хөкем сөргән “җәйге вакыт” 2011 елның июлендә Президент Дмитрий Медведев идарә иткән чакта гамәлгә кергән иде.