Узган ункөнлектә (9-18 октябрь) шәхси хуҗалыклардан 173774 кг сөт хәзерләнгән.
Алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 тонна чамасы артыграк сөт җыелган дигән сүз. Әмма хәзер вакыты шундый, буаз сыерлар “декрет ялына” китә. Шуңадыр, алдагы ун көн белән чагыштырганда сөт 241 килограммга кимрәк хәзерләнгән. Салман авыл җирлегендә һәр сыерга күчереп исәпләгәндә күрсәткеч 117 кг, Иске Камка җирлегендә 91, Иске Алпарда 90 кг тәшкил итә.