Әхмәт авылы бәрәңгегә багышлап бәйрәм үткәргәннәр
Әхмәт авылы мәдәни үзәгендә төп ризыкларыбызның берсе бәрәңгегә багышлап бәйрәм үткәргәннәр.
Кичә бик күңелле булган: әлеге яшелчә турында җырлар яңгыраган, конкурс оештырылган, ә фойеда тулы бер күргәзмә урын алган.