Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәктәптә коррупция темасы – уен формасында

Шушы көннәрдә 7нче мәктәп укучылары коррупция темасына уен уйнады.
 
Хәзер бит балаларга гына түгел, олы яшьтәгеләргә дә уку-укытуны уен формасында алып бару киң таралган. Көлешә-көлешә уйнап, рәсем ясап утырасың да – шулардан нәтиҗә чыгарасың. Үзеннән үзе башка кереп кала. Казаннан килгән “Иҗади яшьләр академиясе республика Президенты идарәсе белән берлектә, 7нче мәктәп, 12нче лицей, педагогика колледжында нәкъ менә шундый алымнан файдаланды. 
 
Җиденче мәктәптә ул спорт залында үтте. Башта җиденче-тугызынчы сыйныфта укучылар теләр-теләмәс кенә җыелган иде, бераздан уенга кереп киткәннәрен сизми дә калдылар. Алар командаларга бүленеп, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә ришвәт алу-бирү очраклары турындагы фикерләрен җиткерергә, коррупциягә һәйкәл куюны сәхнәләштерергә, дүртьюллык шигырь уйлап чыгарырга тиеш булды. 
 
Командаларның берсе, мәсәлән, коррупция темасына багышланган плакат ясады. Әнә, иптәшләрен бүлдерә-бүлдерә, команда активистлары һәм лидерлар сыйныфташларына ришвәтнең нәрсә икәнлеген аңлатырга тырыша, икенчеләре аны сурәткә әйләндереп, шунда ук плакатка төшерә. Ашыгалар, кабаланалар, чөнки вакытлары санаулы. "Бүгенге көн кызык та, безнең өчен файдалы да. Мондый формадагы уенда беренче тапкыр гына катнашабыз," ди "Гриффины" командасы вәкилләре. 
 
Икенче бер команда алдына коррупция темасына багышланган дүртьюллык шигырь уйлап чыгару бурычы куелган. Баштарак тыныч кына утырган малайлар-кызлар уен уртасынарак "уянып", активлашып китте. Бигрәк тә "Коррупция нәрсә ул?" дигән темага сөйләшүгә күчкәч, аларның һәркайсы үз фикерен җиткерергә ашыкты. "Гади кешенең – түрәгә, яисә авыруның – табибка бирә торган акчасы" дигән фикерләр әйтелде. “Коррупция кайдан килеп чыга?", дигән сорауга: түбән хезмәт хакы, законнарны белмәү, җиңел юл белән табыш алу, кебек сәбәпләрне атады. Бәйге барышында һәркем бер-берсенә шантаж, ришвәт, куркытып акча талау, рэкет сүзләрен аңлатты, викторина сорауларына бергәләп җавап бирде, катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын эзләде укучылар.  
 
– Бүгенге бәйгене уку-укыту квесты дип атадык. Ул викторина һәм төрле уеннар формасында уздырыла. Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә мондый төр интеллектуаль чаралар үткәрү уңай нәтиҗәсен бирә башлады инде. Күренеп тора, укучыларның күпчелеге "Билгеләрне сатып алмас өчен, тырышып укырга кирәк икән”, дигән нәтиҗә ясый, – ди чараны оештыручылар. 
 
– Сезгә ошадымы, – дип сорыйм бер төркем укучылардан. 
 
– Уен формасында узуы ошады. Үзебез дә сизми, теманы аңладык, – ди алар.
 
Бер сәгатькә сузылган бәйге сизелмичә дә үтеп китте. Ахырдан, нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Уенда катнашкан һәркем биремнәрне дөрес үтәргә тырышты, ә укытучылар аларның җавапларына гадел бәя куйды. Әлеге уендагы кебек, тормышта да гаделлек булсын иде, дигән өмет белән таралыштык. Алу-бирү, төртүгә урын калмасын иде. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus