Сүзем бик күптөрле талант иясе, гүзәл кыз Сабира Китаева турында. Ә ул язмышларын күптән түгел генә бәйләгән районның баш табибы Мансур Китаев һәм аның хәләл җефете–невролог Энҗе ханымның алма бөртеге.
Күпме “Гран-при”лар откан кыз ул!
Әйе, әйе, Сабираның әтисе районыбызда баш табиб, әнисе невропатолг. Күп кенә авыру кешеләрнең язмышы алар кулында. Үзләре дә ике бала тәрбияләп үстерәләр.
–Сабира кечкенәдән актив бала булды. Балалар бакчасында оештырылган һәр бәйрәмдә җырлады, биеде. Конкурс, бәйгеләрдә катнашып беренче призлы урыннар яулады. Аның булдыра алганын күреп без–әтисе, әнисе, әбисе Сабираның күпкырлы талантын үстерергә ярдәм иттек,–ди әнисе Энҗе ханым.
Дүрт яшьтән аны хореографик көллиятенең балет мәктәбенә бирәләр. Әти-әнисе кушканга гына түгел, үз теләге белән яратып анда белем ала. Грачевскийның “Ералаш” исемле актерлык осталыгы мәктәбенә дә йөри әле ул. Ярты ел өйрәнгәннән соң төп рольдә роликларга төшерәләр. 9 яшендә 2011 елда “Мини-Мисс Татарстана” исемле студия мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Ул барысына да җитешә, мәктәптә дә гел “5” билгеләренә генә укый, һәр елны “Мактау” кәгазьләре ала. “Бер көндә җиде “5”ле алып кайтып, әниләрне шаккатырганым бар әле”,–ди ул көндәлек битләрен күрсәтеп.
Гөлназ Зарипова.ны
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).
Фото автордан.