Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Күптән түгел Казанның “Форсаж” картинг үзәгендә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары арасында картингта узышу буенча ярышлар булып узды

Булат, Булат кайткан, Кубок яулап кайткан

 Хокук тәртибе хезмәткәрләре көненә багышланган бу традицион бәйгедә безнең район данын ведомстводан тыш каравыл бүлеге начальнигы Рифат Бәдретдиновның улы Булат яклады. Ул 9–12 яшьлекләр группасында  НОНДА СХ-200 картингы белән чыгыш ясап беренче урынны яулады. Балык бистәсе 2 мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Булат Бәдретдинов бу бәйгедә өченче мәртәбә катнаша икән инде. Узган ел картингы “чыгымчылау” аркасында гына призерлар исемлегеннән төшеп калган. Ә быел исә көндәшләренә бер өмет тә калдырмаган. Күбесе шәһәрләрдән килгән кырыкка якын яшь картингчы  арасында мондый уңышка ирешү күпләрне таң калдырган инде. Сокланмый соң? Шәһәр балаларының күбесе картинг түгәрәкләрендә даими шөгыльләнәләр бит. Безнең Булат исә ярышларга килгәч кенә “иярли корыч атчык”ны.  Ә ничек оста идарә итә. Табигать биргән сәләт дими ни дисең? Кем белә, бәлки Балык бистәсе җирендә яңа Шумахер тугандыр. Ничек кенә булмасын, автоспорт белән алга таба да ныгытып шөгыльләнергә кирәк Булатка.  Бу кадәресен әтисе колагын киртләвем инде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Диниулов һәм республиканың баш ЮХИДИ инспекторы Рифкать Минниханов улы Булатка Кубок, Мактау грамотосы, истәлекле бүләк тапшырганда подполковник Бәдретдинов тан да горуррак, бәхетлерәк ата булмагандыр, мөгәен.

  Илгиз Җамалиев.

Фото автордан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus