Укытучылар җәйге спартакиадада катнашты
Район укытучылары җыелма командасы мәгариф хезмәткәрләренең республика җәйге спартакиадасында катнашты.
22 кешедән торган командабыз барлык бәйгеләрдә актив чыгыш ясады. Аркан тарту, җиңел атлетика ярышларында безнекеләр аеруча әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.