Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнең “Яшүсмер” командасы республикакүләм ярышта беренче урын алды (фотолар)

Бүген Зәй эчке эшләр бүлегендә 3нче мәктәпнең “Яшүсмер” дип исемләнгән җыелма командасы, бүлек башлыгы Валентина Усачева тарафыннан тәбрикләнеп, истәлекле бүләкләр алды. Әлеге команда 17 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә республиканың “Динамо” физкультура-спорт оешмасы, “Динамо” балалар фонды һәм Россия Эчке эшләр  министрлыгының Татарстан  идарәсе оештырган  “Бергәләп старт алабыз!” спорт ярышларында беренче урын алды. 2000-2004  елларда туган яшүсмерләр арасында барган ярышларда Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәйдән 9 команда арасында безнекеләр викторина сорауларына җавап бирүдә дә, спорт ярышларында да сынатмады.

- Безнең максат - балаларыбызны тәртипле, хокук нормаларын бозмаучы, физик яктан нык әзерлекле итеп үстерү. Буш вакытларын спорт залларында, сәламәтләндерү комплексларында даими үткәрүче үсмерләрнең тискәре күренешләргә тартылырга вакыты калмый. Ә бу тәрбияле буын үстерүдә - иң мөһиме. Республикакүләмендәге ярышта район данын яклап чыгыш ясап, иң яхшы нәтиҗәгә ирешү - мактаулы гамәл, без сезне яхшы эшләр башында һәрчак күрергә телибез. Алга таба мондый ярышларны үзебезнең район кысаларында оештырып, эчке эшләр бүлеге аның традицион төс алуы өчен тырышачак. Сез безнең лаеклы алмашчылар булырга тиеш, - диде Валентина Усачева, балаларга истәлекле футбол тубы һәм бүләкләр тапшырып.

“Бергәләп старт алабыз!” ярышы исә нигездә социаль авыр хәлдәге, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, балалар йортларында үсүче тәрбиягә авыр бирелүче   үсмерләрне спортка ныграк җәлеп итү максатын күздә тотып оештырылган иде. Нәтиҗәдә  ул спортка нык тартылганнарны берләштерү бәйгесенә әверелде. Чөнки “Яшүсмер” район командасы составын  негатив күренешләргә юк, дип әйтүче балалар тәшкил итте. Мәсәлән, Татьяна Еменеева - командада иң яшь уенчыларның берсе. Ул чаңгы спортына гашыйк, шуңа күрә әлеге спорт төре белән даими шөгыльләнә, кыз сәламәт яшәү рәвеше алып баруның һәрчак күтәренке рухта булырга ярдәм итүен әйтә. Ә менә 8 сыйныф укучылары Сергей Нерсесян  белән Владислав Матюшин футбол, баскетбол уеннарын үз итәләр.

- Мин “Яшьлек» боз сараена тренажер залына йөрим. Турникта даими тартылам. Спорт белән шөгыльләнергә яратам. Әлбәттә, ярышларда җиңеп, бүләк алу, тәртип бозып, шелтә алуга карый,  күңелгә рәхәт. Барлык яшьтәшләремне дә спорт белән ныклап шөгыльләнергә өндим, - ди Владислав.

“Яшүсмер” командасында Серафим Расторгуев, Татьяна Еменеева, Данил Белышев, Владислав Матюшин, Сергей Нерсисян, Арина Сафронова, Аделина Силантьева, Николай Расторгуев белән бергә, 3нче мәктәпнең физкультура укытучысы Илсөяр Камалетдинова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы Павел Минеев та катнаштылар. Алар балаларның спорт ярышларында да, интеллектуаль викторина уеннарында да актив, төгәл булуларын әйтәләр.

- Балалар ярышка ныклы әзерлекле килүләрен дәлилләп куандырдылар. Алга таба без тәрбиягә авыр бирелүче, махсус исәптә торучы балаларны менә шундый чараларга күбрәк җәлеп итеп, буш вакытларын файдалы үткәртү ысулларын мөмкин кадәр ешрак куллануны күз уңында тотачакбыз, - диде Павел Минеев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus