Күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты
Зәй үзәк китапханәсе фойесында Мәдәният елы уңаеннан китапка мәдхия укылган “Китап – тормыш көзгесе” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда төрле темага төрле жанрдагы китап-басмалар урын алган. Әлеге күргәзмә киң катлам укучыларда кызыксыну уятты.