Ике авыл хатын-кызлары осталыкта ярышты
Зәй районы Югары Мәлем авылы мәдәният хезмәткәрләре ижади эшләүләре белән аерылып тора. Алар узган ялларда Халыкара авыл хатын-кызлары көне уңаеннан тематик кичә уздырды. Чарада Сармашбаш һәм Югары Мәлем авылларыннан төрле тармакта хезмәт куючы хатын-кызлар осталыкта, житезлектә көч сынашты.