Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды
Район Советының кырык беренче утырышында депутатлар, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга игълан ителгән конкурс нәтиҗәләрен тикшереп, район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.
Конкурс комиссиясе рәисе ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан – Яңа гасыр” АҖ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов утырышта катнашучыларга башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаруга ике кешедән гариза керүен белдерде. Алар – “Землеустроительное бюро” ҖЧШ директоры Расил Әгъләмов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Разиф Кәримов.
Дәгъва кылучылар депутатлар алдында, әлеге вазифаны башкаруга сайланган очракта, үзләренең нинди рограмманы тормышка ашырачаклары турында чыгыш ясадылар.
Сайлау ачык тавыш бирү белән үткәрелде. Депутатлар Разиф Кәримовны бертавыштан район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар.
Без, җитәкчеләр, вазифаи затлар һәммәбез дә “Һәр кеше мөһим” девизын алга куеп, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өстендә эшләргә тиеш. Мин барыгыз белән ачык һәм гадел итеп эшләргә әзер, дип белдерде ул.
Утырышта ТР муниципаль берәмлекләр Совет рәисе Минсәгыйт Шакиров,ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров,”АгроКөч-Төркем” АҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев катнашты.