Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Үзеңне күрәсең килсә, театрга бар

  “Әлмәт матур шәһәр, әмма зур түгел. Зур булмаса да, бездә театр бар. Һәм ул һәрвакыт эзләнүдә” - юбилей сезонының беренче премьерасын театр директоры Фәридә Исмәгыйлева  шулай тәкъдим итте. 

Провинциаль театр булуга карамастан “мөгез” (“яңалыкка омтылган” дип аңларга кирәк.Л.М.) чыгарырга яраткан сәнгатькәрләрнең чираттагы экспериментына тамашачыны шулай әзерләве булды, күрәсең.

– Бүгенге көндә театрлар драматургиягә кытлык кичерә. Классикларны куябыз. Ә менә 60 елларда язылган әсәрләр заманага ярашлы түгел, - дип дәвам итте кереш сүзен директор. - Ә бит театр гына түгел,  тамашачы да эзләнә.

               “Язылмаган язмышлар” - әдипләр тарафыннан иҗат ителгән әсәр түгел. Театраллар теле белән әйткәндә  вербатим, ягъни документаль театр. Сәхнәдә - замандашларыбызның үз авызыннан чыккан гыйбрәтле язмышлар.  Сәгать тә 20 минутлык тамашада алты  актриса алты хатын-кыз язмышы турында сөйли.

– Бу - бәхет, мәхәббәт турында бәян, - дип искәрттеләр безне тамаша башында.

Хәер, мондый аңлатма булмаса да, спектакльнең танго музыкасы белән башлануы  ук  аның гыйшык, шашкын дәрт турында булуына, героинялар тормышындагы вакыйгаларның танго биюе кебек үк әле салмак, тигез, һич көтмәгәндә кызу “атлаячагына”, кискен борылыш алачагына ишарә иде.   Актрисаларның һәммәсе дә сөеп-сөелеп яшәргә омтылган, ләкин хыянәт, яла, җәберләү кебек хисләр белән сыналган, әмма сынмаган гыйбрәтле язмышларны үз иңнәренә “салып” карады.  Аларның беренчесе матур һәм бай ир белән яшәп,  мәхәббәт тапмаган ханымны, икенчесе  авылдашлары яласы белән гыйшкыннан аерылган һәм гомерлеккә ялгыз калган хатынны, өченчесе бик яшьли мәсхәрәләнеп, авыр сүз күтәргән, шул кимсетүләргә дә карамастан “башкалар кебек үк ак туй күлмәге киеп кияүгә чыгу” бәхете тәтегән  шәһәрдәшебезне уйнады. Дүртенчесе, бишенчесе, алтынчысы бәлки урамда, транспортта, тукталышта янәшә торган, ихтимал күршебездә яшәгән, күргәннәренә ис-акыл китәрлек якташларыбыз кичерешләрен бәян итте. Тамашачы буларак миңа тәүфыйк теләп үстергән баласыннан җәберләнгән, шул мәсхәрәгә түзә алмыйча үзенә кул салырга уйлаган, әмма урын өстендәге әнисе турында уйлап, улын утырткан һәм бүген аның төрмәдән чыгасын шомланып көткән ханым (Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова уйный) тарихы тетрәндерде. Мин хәтта аның киләчәк язмышы өчен куркуга ук калдым. Я Аллам, мондый язмыштан үзең сакла. Балама, үземә, якыннарыма, һәммәбезгә хәерле гомерләр насыйп ит! Спектакльне караган башкалар да шундый уйлар белән киткәндер. Һәрхәлдә, театр директорының “Мондый тамаша кирәкме”, - дигән соравына  “Вербатим “яшәргә” хаклы”, - диделәр.

XX-XXI гасыр чикләрендә популярлашкан  документаль театрны Әлмәттә сынау идеясен Нәфисә Исмәгыйлова тәкъдим итә. Жанрны гамәлгә ашыручы да ул.  Нәфисә  Әлмәт театрында моңарчы Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Олег Богаевның “Ышаныч”, Илгиз Зәйнинең “Балакаем” әсәрләрен, “Карачкы” әкиятен сәхнәләштергән иде инде. Башкалада режиссер һөнәрен үзләштергән актриса хезмәттәшләре белән шулай әледән-әле осталыгын яңа формаларда чарлый.

Тамашадан  күңелдә кечкенә генә “китек” калды. Теле колакка ятышсыз.  Кабатлаулар күп, русча сүзләр еш яңгырый. Әйе,соңгысы классикларда да очрый. Ләкин алар ялыктырмый.

-  Замандашлар теле, бу – чынбарлык, - дип акланучылар булыр. Я, җәмәгать, документаль булса да, бу бит театр! Социаль, әмма сәнгать!

Ләйләгөл МИНАЕВА

P.S. “Язылмаган язмышлар”  ноябрь ае репертуарына кертелгән 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus