Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ТКХ контрольгә алына

Торак-коммуналь хуҗалык халыкка хезмәт күрсәтүдә иң мөһим һәм катлаулы тармакларның берсе һәм аның белән дөрес идарә итәргә өйрәнергә кирәк. 
Әнә шулай дип белдерде шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре һәм халык белән очрашуда. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә көтеләчәк  үзгәрешләр  һәм киләчәккә планнар турында сүз барды.
 
Бүгенге көндә шәһәрдәге күп фатирлы йортларга 20 оешма хезмәт күрсәтә. Алар белән «Жилсервис», «Уютный дом», «Новострой» идарәче компанияләре җитәкчелек итә. Йортларны капиталь ремонтлау турында сөйләгәндә, шәһәр мэры әлеге компанияләр тарафыннан барлыгы 350 йортның капиталь ремонтланган булуы, киләсе юбилей елында республика программасы буенча тагын 15 йортның ремонтланачагын әйтте. Болардан тыш, күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү, агымдагы ремонт буенча да күләмле эшләр башкарыла.
 
Барлык «плюс» һәм «минусларны» атаганнан соң, Рәгать Галиәгъзамович шәһәрдә бер идарәче компания калдыру турындагы фикерен җиткерде. Аңа башкарма комитет контроль итәчәк. 
 
Шәһәрдә «Торак-коммуналь хуҗалык һәм мәгълүмати ресурслар үзәге департаменты» бар инде. Ул торак-коммуналь хуҗалыктагы барлык мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Һәм нәкъ менә ул бердәм идарәче компания ролен үтәргә лаек, дигән фикер әйтелде.
 
Аның  директоры Рафаэль Хәсәнов билгеләп үткәнчә, идарәче компания лицензия буенча эшләячәк. «Лицензия буенча эшләү компанияләрнең җаваплылыгын арттыра. Әгәр дә алар тарафыннан дисциплина бозу очраклары ачыкланса, аларның лицензияләре кире алыначак», диде ул. 
 
Яңа идарәче компания киләсе елның 1 гыйнварыннан эшли башлар, дип планлаштыралар. Хәзер халык арасында аңлату эшләре, сораштыру үткәрелә. 
 
Очрашуга йомгак ясап, Рәгать Хөсәенов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә лениногорскилыларның тәҗрибәләре җитәрлек булуын әйтте. Булганнарны саклап, алга атларга,  заманча шартларга җавап бирерлек итеп эш алып барырга чакырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus