Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Яшь көч” бүген авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә

“Яшь көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүген авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Биредә җитештерелгән сөт, каймак, эремчек, икмәк, пилмән, мантый, тутырма, голубцы кебек ризыкларны районыбызда гына түгел, аннан читтә дә яратып алалар. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары да биредә пешерелгән икмәккә, сөт ризыкларына заказ бирәләр.

 

Хуҗалык җитәкчесе Фәнис Хәмитовның һәр иртәсе җитештерү цехларын әйләнеп чыгудан башлана. Кибет киштәләренә озатасы продукция тиешле таләпләргә туры киләме, заказлар җитәрлек күләмдә үтәлгәнме – һәркайсын күздән үткәрә.

Биредә бүген 20 кеше хезмәт куя. Урак өстендә эшләүчеләр саны бермә-бер арта. Кемдер басуда эшләсә, икенчеләр сыерлар (алар биредә 35 баш) карый. Сөт эшкәртү, икмәк пешерү, пилмән цехларында да эш җитәрлек.

–Атнага өч тапкыр машиналарыбыз Казанга әзер продукцияне илтә. Татагропромпаркта, Мүскәү һәм Чехов базарларында үз сәүдә нокталарыбыз бар. Безне анда көтеп алалар,–ди Фәнис.

 

Пилмән цехында хезмәт куючылар Наилә Сираҗиева, Гөлфирә Рәхимова, Альбина Гыйләҗева:

–Бездә ярымфабрикатлар хәләл иттән генә эшләнә. Сыйфатлы, тәмле булганга халык та теләп ала,–диләр. –Ни генә димә, үзебездә җитештерелгәнгә җитми инде. Әллә кайдан кайтарылган, кайчан эшләнгәне дә билгеле булмаган ашамлыкларга караганда үзебезнеке күпкә өстен.

Соңгы вакытта бездә кайбер чит илләрдән продукция кертү һәм сату тыелды.

 

–Хөкүмәтебезнең бу карарын мин бик хуплыйм,–ди Фәнис Хәмитов.–Безгә, җитештерүчеләргә карата мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. Продукциябезгә сорау да артты. Халыкның күпчелеге үзебезнең Татарстанда җитештерелгән ашамлыкларга өстенлек бирә бит.

Авыл хуҗалыгында эшләүче җитештерүчеләргә дәүләтнең ярдәме зур булуын да канәгатьлек белән билгеләп үтте Фәнис.

–Үткән ел гаилә фермалары программасында катнашып, тавыклар үрчетү өчен 1 миллион сум акча оттык. Быел лизинг-грант программасы ярдәмендә техника базасын яңарттык – Россиядә җитештерелгән 5 миллион 500 мең сумлык “Полесье” комбайнын ташламалы бәядән алдык,–ди.

 

Аннан җитәкче болай дип тә өсти:

–Бер урында таптансаң, әллә ни табыш ала алмыйсың, эшеңнең нәтиҗәсе дә күренми. Гел яңалыкка омтылырга кирәк. Киләсе елда 25-30 баш нәселле тана алып, терлекләр санын арттырырга ниятлибез. Хәзер сөтчелек тармагы гаять отышлы бит. Сөт бәясе генә төшмәсен, ел әйләнәсе бер дәрәҗәдә торсын иде.

Әле үзләрендә катнаш азык заводы төзү ниятләре дә бар. Тавык фермасы да тулы куәтенә эшләп китсә, “Яшь көч” ҖЧҖ җитештерә торган авыл хуҗалыгы товарлары исемлеге тагын да киңәячәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus