Зәй районында кабул ителгән “Сәламәт ата-аналар – сәламәт балалар” муниципаль программасы нигезендә авыл җирләрендә яшәүче йөкле хатын-кызларга район үзәгенә дәваханәгә бару өчен юл чыгымнары кире кайтарыла. Агымдагы елда бу мөмкинлектән 37 хатын-кыз файдаланды. Аларга җирле бюджеттан 24712 сум акча түләнде.