Шәхси эшмәкәрләр Хәлим Зиннәтуллин белән Илшат Шакировның Шомбыт авыл җирлегендә үз эшләрен ачуларына шушы көннәрдә ун ел тулды.
Читать дальше...
Ел башыннан 24032 кешегә суд приставлары чит илгә чыгуларын тыю турында карар чыгарган.
Читать дальше...
Югары уңыш Урахчыда
Быел ул 4960 гектарда үстерелгән иде. Агротехник таләпләрне төгәл үтәп, быел урахчылылар аннан–27 шәр цетнер уңыш алуга ирештеләр. Ә тулаем, район хуҗалыклар быел барысы 23 миллион 570 мең сумлык рапс саттылар.
Фото yandex.ru
Корбан ае мөселманнар өчен иң изге, саваплы айларның берсе. Бик күп гаиләләр корбан чалып якыннарын, туган–тумачаларын, мохтаҗларны шатландырып, вафат булганнарны искә алып мәҗелесләр үткәрәләр. быел Корбан аеның өлкәннәр ункөнлеге белән туры килүе икеләтә куаныч, бәйрәм булды.
Читать дальше...
«Татмедиа» җәмгыяте газетка язылучылар арасында «Язылган өчен iPad» конкурсын үткәрә .
Читать дальше...
“Урахча” хуҗалыгының 110 гектарлы рапс жирендә бер-бер артлы тезелгән өч трактор туңга сөрүдә соңгы гектарларны иңли иделәр.
Читать дальше...
Зәйдән изге урыннарда хаҗ кылырга 8 мөселман киткән иде. Беренче төркемдә булган 5 хаҗи кайтты инде. Якын көннәрдә калганнары да изге сәфәрдән кайтыр дип көтелә.
Хуҗалыкта эш көне тәмамланып килгәндә Яңа Арыш авылы машина-трактор паркы капкасыннан үтеп кергән көпчәкле трактор гаражлар янәшәсендәге калку урынга барып туктады.
Читать дальше...
Татарстанда игълан ителгән “Урман утырту көне” акциясеннән Зәй авыл җирлекләре дә читтә калмады. Җирлекләрдә барлыгы 1023 төп миләш, каен, тополь, чыршы, юкә, нарат, алмагач, груша, чия агачлары утыртылды. Акциядә 426 кеше катнашты.
Аның төп максаты наркоманиянең һәм аңа бәйле җинаятьчелекнең таралуына каршы торуда дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнарының, гражданлыкның җәмгыяте институтларының һәм халыкның тырышлыгын берләштерү.
Читать дальше...
Мәдәният һәрвакыт җәмгыять, кешелек, аерым бер шәхес үсешенең күрсәткече булып торган. Мәдәниятны аралаша белү һәм этика нормаларыннан башка күзалдына да китереп булмый. Юкка гына халык “кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар”, димәгәндер. Соңгы вакытта аңа карата караш, аның җәмгыятьтәге мөһимлеге үзгәрде.
Читать дальше...
Узган шимбә көнне “Дельфин” спорт–сәламәтләндерү комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча район башлыгы Кубогына, “Шифа-Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Игорь Баров призларына ярышлар булып узды.
Читать дальше...
Бер агач, ике агач...ямь өстәлер урамнарга
–Бу көнгә әзерлекне алдан башладык. Иң элек оешма-предприятие вәкилләре белән урман хуҗалыгы билгеләгән участоклардан агач үсентеләре алып кайттык,– ди шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеев. –9–11 октябрь көннәрендә Бәтке борылышыннан Котлы Бөкәш юлын кадәр әйләнеч юл буйлап 500 дән артык миләш, “Яшьлек” стадионында 30 чыршы утыртылды. Бу эштә Балык бистәсе гимназиясе, Агротехник техникум укучылары актив катнаштылар. Шомбыт, Кызыл... Читать дальше...
Узган атнада административ комиссия әгъзалары шәһәрдә һәм районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган кешеләргә карата төзелгән 20 беркетмәне тикшерде.
Читать дальше...
Авылдашыбыз, талантлы каләм иясе, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның әлеге шигри юллары “Бер күкләргә менеп карагыз” (1986 ел) әсәреннән алынды. Шагыйрьләрдәге алдан күрүчәнлекне, тоемлауны пәйгамбәрлеккә тиңлиләр. Кадыйр абыйда да бу тоемлау искиткич көчле булган ич!
Читать дальше...
Шәһәрдә һәм районда агач утырту дәвам итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков белдергәнчә, шәһәрдә 3794 төп агач утыртылган.
Читать дальше...
Уенчылар Сафина Алсу, Павлова Диана, Мисбахов Айрат, Корбанбаев Фәрхад дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән кайттылар ярышлардан. Район командасы Юхмачы һәм Базарлы Матак мәктәбе укучыларыннан тупланды.
Шагыйрь эзләре буйлап
Атна башында районыбыз тупрагына Яр Чаллы, Казан каласында яшәп ижат итүче бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килеп төште. Сөекле шагыйребез Кадыйр Сибгатуллин иҗатына мөккибән затларның Балык бистәсенә беренче генә килүләре түгел. Үзләре әйтмешли, җае чыккан саен, каләмдәшләренең туган ягына кайталар, эзне суытмыйлар. Бу юлы шагыйрьнең вафатына 20 ел тулу мөнәсәбәтеннән килгәннәр. Кадыйр сулаган һаваны сулап, ул йөргән сукмаклардан узып, ул эчкән чишмәләрнең суын татып иҗатларын бер этәргеч... Читать дальше...
Без - Югары Шепкә авылында яшәүче бер төркем өлкәннәр, сентябрь ае өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр квитанциясендә “полив” дигән бүлекнең әле һаман алынмавына аптырадык. Сентябрьдә нинди су сибү булсын инде, бөтен бакча уңышын казып алып бетердек бит... Узган елларда ул майдан августка кадәр генә була иде. Су куллануда яңа законнар гамәлгә кердеме әллә? Болай да очын-очка ялгап яшәүче авыл халкы турында уйласыннар иде.
Көтүче гомер илә дефицит саналуы белән аерылып торган авыл фигурасы.
Соңгы вакытларда аларны кызыл китапка кергән әрвах һөнәр ияләре буларак күзаллый башлавыбыз да юктан түгелдер. Авылларда көтүче кытлыгы иң зур проблемаларның берсенә әйләнде дә куйды. Дәрәҗәсе үсте, борыны күтәрелде көтүче халкының. Ялындырып, үз шартларын өстенлекле итеп куя башлавы да юктан гына түгел. Тоташ сезон–яңгырмы, салкынмы, иртә таңнан кичкә шәфакькә чаклы мал артыннан өстерәлеп йөр әле. Җиңел хезмәт түгел чират бүгенге көтүгә чыгып... Читать дальше...
Зәй районында кабул ителгән “Сәламәт ата-аналар – сәламәт балалар” муниципаль программасы нигезендә авыл җирләрендә яшәүче йөкле хатын-кызларга район үзәгенә дәваханәгә бару өчен юл чыгымнары кире кайтарыла. Агымдагы елда бу мөмкинлектән 37 хатын-кыз файдаланды. Аларга җирле бюджеттан 24712 сум акча түләнде.
Geniee, Inc. (“Geniee”) and SoftBank Mobile Corp. (“SoftBank Mobile”) today announced they have concluded a contract for a business tie up. Under the agreement, SoftBank Mobile will commence an SSP*1 business starting November 2014 in collaboration with Geniee to strengthen the SoftBank Group's Internet advertising business. Also in line with the contract, SoftBank Corp. will purchase 32.9% of Geniee's outstanding shares.*2
Россиядә Мәдәният елы уңаеннан мәдәни мирасны саклау фонды “Буыннар байлыгы” (“Достояние поколений” ) дип аталган Халыкара фотоконкурс игълан итте. Ул агымдагы елның 25 гыйнварыннан 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйге Россия халыклары мәдәни мирасын популярлаштыру, матурлыкны күреп бәяләү, яшь буында үткәнгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатын күз уңында тота. Фотоларны 7 төрле номинация буенча җибәрергә мөмкин. Алар – тарихи мирас, дини мирас, сәяхәтләр вакытында җыйналган мәдәни мирас үрнәкләре фотосурәтләре... Читать дальше...
روزنامه های چاپ امروزکابل، درکنارسایرمطالب تبصره هایشان را بیشتربه مشکلات زندانیان درافغانستان و وضعیت امنیتی موجود درکشوراختصاص داده اند...
Зәнең “Яшьлек” боз сараенда яшүсмерләр арасында хоккей буенча якташыбыз, Олимпия чемпионы Евгений Давыдов призына Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Яшьлек” (Зәй), “Лада” (Тольятти), “Челны” (Чаллы), “Дизель” (Пенза), “Ижсталь” (Ижау), “Южный Урал” (Орск), “Нефтяник” (Әлмәт), командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Нефтяник” (Әлмәт) командасы җиңүче дип табылды. Ярыш барышын Олимпия чемрионы үзе күзәтте.