Зәй шикәр заводына тәүлегенә 6,5 мең тонна чимал килә
Зәй шикәр заводына Зәй районы басу-кырларыннан 195 мең тонна чимал китерелде. Бу күрсәткеч тәүлегенә 6,5 мең тонна тәшкил итә. Татлы тамыр алуга беренчеләрдән булып керешкән “Зәй” агрофирмасы барлык шикәр чөгендере мәйданының 71 процентында эш башкарды. “Восток” белән “Зәй шикәре” агрофирмаларында да яртылаштан артык чөгендер алынды инде.