Зәйдә яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең күпчелеген урлашу очраклары тәшкил итә
Зәй районында агымдагы елда яшүсмерләр тарафыннан 9 җинаять кылынган, бу, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, икегә артык. Хокук бозуларның күпчелеге -урлашу, талау. Балигъ булмаганнар арасында тискәре күренешләргә каршы көрәш атналыгында мәктәпләрдә алып барылучы очрашуларда сүз шул темаларга алып барылды.